Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!”

Узган дүшәмбе көнне Татарстан Республикасында шушы исем астында Бөтенроссия наркотикларга каршы акция башланып китте. Ике атна дәвамында республикадагы һәр кеше, шул исәптән безнең районда яшәүчеләр дә, (843)273-43-45 номерлы бердәм ышаныч телефоныннан чылтыратып, түләүсез һәм аноним рәвештә сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм яшьләр эше министрлыгы белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, татарстанлыларга...

Узган дүшәмбе көнне Татарстан Республикасында шушы исем астында Бөтенроссия наркотикларга каршы акция башланып китте.
Ике атна дәвамында республикадагы һәр кеше, шул исәптән безнең районда яшәүчеләр дә, (843)273-43-45 номерлы бердәм ышаныч телефоныннан чылтыратып, түләүсез һәм аноним рәвештә сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм яшьләр эше министрлыгы белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, татарстанлыларга дини һәм коммерцияле булмаган җәмәгать оешмалары белән сөйләшергә мөмкинлек бирелә.
Акцияне Наркоконтроль идарәсе 2007 елдан башлап, ел саен ике этапта үткәрә. Аның төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә игътибарны җәлеп итү, бу афәткә каршы көрәштә көчләрне берләштерү, шулай ук авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү, чөнки наркомания афәтен ялгыз гына җиңү мөмкин түгел.
Моннан тыш, акция кысаларында кешеләр наркотикларга бәйле җинаятьләр һәм наркотик кулланучылар турында хәбәр итә ала. Мондый хәбәрләрне тикшереп, гаеплеләр җинаять һәм административ җаваплылыкка тартыла. Хәбәрләрне шулай ук Идарәнең Интернет кабул итү бүлмәсендә калдырырга була (http://ufskn.tatar.ru).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев