Бу көздә районның утыздан артык егете армия сафларына алынды. Алар коры җир гаскәрләре, Хәрби диңгез флотында һәм Эчке эшләр министрлыгы частьләрендә һәм башка подразделениеләрдә хезмәт итәчәк. Хәрби хезмәткә алар яхшы әзерлек белән китте: егетләрнең 70 проценты махсус курсларда укып шофер һөнәрен үзләштергән, калганнары югары һәм махсус урта белемгә ия.
Нет комментариев