Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кышын маллар тук булыр

​​​​​​​Бу көннәрдә “Авангард” җәмгыяте басуларында терлек азыгы хәзерләү тулы көч белән бара.

Хуҗалык механизаторлары сенаж салуга инде узган айның урталарында ук керешкән. Бүгенге көнгә, мәсәлән, 3000 тоннага якын туклыклы азык әзерләп куелган. Бу билгеләнгән күләмнең өчтән берен тәшкил итә. Коллективның алга куелган бурычны үти алачагына шик юк, чөнки биредә бөтен көчне ныклы азык запасы булдыруга бирәләр. Шунысын әйтергә кирәк, күпьеллык үлән басуының яңартылган өлешендә (барлык мәйданның яртысы) уңыш гектардан уртача 150 центнерлап чыга. Хуҗалыкта күпьеллык үлән басуының мәйданы 737 гектар чамасы: 100 гектардан печән җыеп алыначак, 70 гектары чәчүлек орлык алу өчен файдаланылачак. Калганы исә сенажга салыначак.

Күпьеллык үләннәрнең бер өлеше инде чабылган, озакламый биредә печәнне төргәкләргә төрә башлаячаклар. Хуҗалыкта 1530 гектарда үстерелгән берьеллык үлән басуына да зур өмет баглыйлар. Җыеп алынган печән хуҗалык малларына ашату өчен тотылачак, бер өлешен сатарга планлаштыралар. Хуҗалыкта әле тагын кукуруздан да әйбәт уңыш җыеп алырга өметләнәләр. Быел ул 424 гектарда чәчелгән. Малларның продукциясен арттыруда бу культура да әһәмиятле роль уйный.

Сенаж салуда кемнәр эшли соң?

Реклама

Азык әзерләү конвейеры звенолары бер-берсе белән аерылгысыз бәйле. Үләнне “Макдон” комбайны белән Александр Комаров чаптыра, Александр Манурин чит илдә эшләнгән “Ягуар” белән ваклата, яшел массаны КамАЗ машинасы белән Сергей Кузьмин ташып тора. Мөнир Хәмидуллин белән Камил Хәсәнов Т-150 һәм К-700 тракторлары ярдәмендә тыгызлый. Хуҗалыкта басуда эшләүчеләрне көненә ике тапкыр ашату оештырылган. Эш күп булса да, механизаторлар сынатмаска тырыша, ә калганы исә һава торышына бәйле. Кызганыч, көннәрнең гадәттәгедән эссерәк торуы шактый авырлыклар тудыра.

Эшләрне вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгу өчен барысы да каралган, – ди “Авангард”ның баш агрономы Анатолий Маркин. – Механизаторлар бу эшнең никадәр әһәмиятле булуын яхшы аңлый, техника ышанычлы, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү, ашату белән бәйле мәсьәләләр алдан хәл ителде.

Механизаторлар хуҗалык терлекләрен кышкы чорда кирәк кадәр азык белән тәэмин итү өчен булган мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланалар. Кызу, дип тормыйлар, иртәдән үк җиң сызганып эшкә керешәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев