Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кыйммәтле бүләкләр тапшырылды

Шәһәр мәктәбе укучылары "Игътибар - балалар!" Бөтенроссия профилактика акциясе кысаларында үткәрелгән "Беренче класс укучысына мәктәпкә имин барып җитәргә ярдәм ит" республика конкурсында призер булдылар. Беренче мәктәпнең "Пчелка" отряды вәкилләренә (Ирина Лазутина, Кирилл Гусев, Анна Фролова, Камилла Хөснетдинова) - "Компьютер презентациясе" номинациясендә, ә район балалар думасының авторлар коллективына (Ангелина Сәетова, Игорь...

Шәһәр мәктәбе укучылары "Игътибар - балалар!" Бөтенроссия профилактика акциясе кысаларында үткәрелгән "Беренче класс укучысына мәктәпкә имин барып җитәргә ярдәм ит" республика конкурсында призер булдылар.
Беренче мәктәпнең "Пчелка" отряды вәкилләренә (Ирина Лазутина, Кирилл Гусев, Анна Фролова, Камилла Хөснетдинова) - "Компьютер презентациясе" номинациясендә, ә район балалар думасының авторлар коллективына (Ангелина Сәетова, Игорь Емельяновский) "Иҗади эш" номинациясендә өченче урын алган өчен дипломнар тапшырылды.
Бүләкләү тантанасы Казан шәһәрендә, Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы ЮХИДИ Идарәсендә үтте. Дипломнардан тыш, укучыларга кыйммәтле бүләкләр, ә укытучылар Татьяна Козлова белән Зөлфия Тихоновага Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Укучылар өчен шулай ук ЮХИДИ тарихы музеена экскурсия оештырылды. Очрашу ахырында аларга картингта йөрергә мөмкинлек бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев