Яңалыклар

Кышлатуга яхшы хәзерләнгәннәр

Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчеләре терлекчелек биналарын кышка тиешенчә хәзерләгәннәр. Ильяс Закиров, Илнур Хөснетдинов, Наил Габделбәров составындагы Илдар Гатауллин бригадасы кыска вакыт эчендә ферма бинасының тәрәзәләрен җылытып, яңа туган бозаулар өчен утлыклар, читлекләр ясаганнар, карда киртәләрен алыштырганнар, ишекләрен тәртипкә китергәннәр. Быелгы кышлату чорын терлекләр җылыда үткәрерләр, ашату рационнары да...

Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчеләре терлекчелек биналарын кышка тиешенчә хәзерләгәннәр.
Ильяс Закиров, Илнур Хөснетдинов, Наил Габделбәров составындагы Илдар Гатауллин бригадасы кыска вакыт эчендә ферма бинасының тәрәзәләрен җылытып, яңа туган бозаулар өчен утлыклар, читлекләр ясаганнар, карда киртәләрен алыштырганнар, ишекләрен тәртипкә китергәннәр.
Быелгы кышлату чорын терлекләр җылыда үткәрерләр, ашату рационнары да мулдан булачак, чөнки хуҗалыкта фураж, печән һәм саламны запас белән хәзерләгәннәр.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев