Күрсәтмәләр бирелде
Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен тикшергән вакытта Госпожнадзор хезмәткәрләре җитди кимчелекләр булуын ачыкладылар. Учреждениеләрнең күпчелегендә янгын щитлары тулысынча комплектлаштырылмаган, су савытлары юк. Татар Такталы мәктәбендә янгын турында кисәтү системасы юк (искесен сүтеп, яңасын әле куеп өлгермәгәннәр), Антоновкада эвакуация юллары - агач рейка белән тышланган коридор диварлары, ә Ким мәктәбендә...
Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен тикшергән вакытта Госпожнадзор хезмәткәрләре җитди кимчелекләр булуын ачыкладылар.
Учреждениеләрнең күпчелегендә янгын щитлары тулысынча комплектлаштырылмаган, су савытлары юк. Татар Такталы мәктәбендә янгын турында кисәтү системасы юк (искесен сүтеп, яңасын әле куеп өлгермәгәннәр), Антоновкада эвакуация юллары - агач рейка белән тышланган коридор диварлары, ә Ким мәктәбендә быел яңадан ябылган түбә утка каршы состав белән эшкәртелмәгән.
Барлык кимчелекләр буенча күрсәтмәләр бирелгән. Аларны кыска вакыт эчендә - яңа уку елы башланганчы бетерергә кирәк булачак..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев