Кадет интернат-мәктәбендә музыка һәм дөнья сәнгать культурасы атнасында иҗат эшләреннән күргәзмә оештырылды.
Эшләр укучыларның ата-аналары һәм укытучылар тарафыннан ясалган. Аерым алганда, шәһәрдә яшәүче хезмәт ветераны Марина Ярошевич үзенең дистәдән артык эшен китергән. Алтын куллы оста чиккән аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре, табигать күренешләренә сәгатьләр буе сокланырга мөмкин.
Ә хуҗабикә Дилә Софьина сәйләннән...

Ә хуҗабикә Дилә Софьина сәйләннән төрле әйберләр ясый. Күргәзмәдә аның егермеләп эше куелган иде. Гипс аслыкка куелган кечкенә агачлар, хайваннар формасында ясалган төрле сувенирлар - боларның барысы да оста эшләнгән булуы белән таң калдыра.
Күргәзмә укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм бу көннәрдә мәктәпкә килгән кунаклар арасында зур кызыксыну уятты.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев