Коррупциягә каршы тору комиссиясе һәм муниципаль финанслау мәсьәләләре буенча координация советының бердәм утырышында мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.
Коррупциягә каршы тору буенча район башлыгы ярдәмчесе Евгений Купоросов комиссия эше буенча отчет бирде. Ул коррупциянең тискәре күренешләрен булдырмый калу өчен кабул ителгән чаралар белән таныштырып үтте. Коррупциягә каршы комплекслы программаны...
Коррупциягә каршы тору комиссиясе һәм муниципаль финанслау мәсьәләләре буенча координация советының бердәм утырышында мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.
Коррупциягә каршы тору буенча район башлыгы ярдәмчесе Евгений Купоросов комиссия эше буенча отчет бирде. Ул коррупциянең тискәре күренешләрен булдырмый калу өчен кабул ителгән чаралар белән таныштырып үтте. Коррупциягә каршы комплекслы программаны тормышка ашыру кысаларында районда "Кайнар линия" ачылды. Һәр кеше районның рәсми сайтына кереп, үзенә билгеле булган коррупция фактлары турында хәбәр итә ала. Моннан тыш, "Ящики гласности" урнаштырылган, район порталындагы Интернет кабул итү бүлмәсенә дә теләге булган һәр кеше мөрәҗәгать итә ала. Мәгълүматны ышаныч телефоннары аша да тапшырырга була. Коррупция китереп чыгара торган факторларга мониторинг ясалып, җәмәгатьчелекне җәлеп иткән "түгәрәк өстәл" утырышлары, башка чаралар үткәрелде.
Белем бирү учреждениеләрендә дә бу темага актив эш алып барыла. Класс сәгатьләре, полиция, прокуратура вәкилләре белән очрашулар, бу темага иншалар, рәсем конкурслары һәм башка чаралар укучыларда коррупциягә каршы тискәре фикер тудыруга юнәлдерелгән.
Утырышта кайбер үзгәрешләр белән алдагы чорга комиссия эшенең планы расланды. Муниципаль финанслау мәсьәләләре буенча координация советының эше турында контроль-хисап палатасы рәисе Николай Соколов сөйләде. Ул бюджет кодексына күптән түгел кертелгән үзгәрешләр, тикшерүләр нәтиҗәсендә предприятиеләрдә ачыкланган бозулар, башка проблемаларга тукталып үтте.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев