Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Коррупциягә урын булмаска тиеш

    Бу дүшәмбедә район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендә коррупциягә каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Район мәктәпләрендә коррупциягә каршы нинди чаралар үткәрелүе турында район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алена Колчина хәбәр итте. Мәсәлән, бу темага класс сәгатьләре, "түгәрәк өстәл" утырышлары үткәрелә, күргәзмәләр, мәктәп газетасында язмалар дөнья күрде, очрашулар, рәсем, инша конкурслары...

    Бу дүшәмбедә район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендә коррупциягә каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
    Район мәктәпләрендә коррупциягә каршы нинди чаралар үткәрелүе турында район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алена Колчина хәбәр итте. Мәсәлән, бу темага класс сәгатьләре, "түгәрәк өстәл" утырышлары үткәрелә, күргәзмәләр, мәктәп газетасында язмалар дөнья күрде, очрашулар, рәсем, инша конкурслары һәм башка чаралар үткәрелә. Полянка мәктәбе укучысы Ирина Осипова - республика иншалар конкурсында, ә Иж-Борискино урта мәктәбе директоры Лада Сусарина методик материаллар хәзерләү буенча Гомумроссия конкурсында җиңүче булдылар.
    Мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Низамов билгеләп үткәнчә, мәдәният-агарту учреждениеләрендә бу темага күргәзмә агитация оештырылган, барлык китапханәләрдә диярлек тематик диспутлар, мәдәният йортларында һәм клубларда укучылар катнашуында турнирлар, сорау-җавап кичәләре һәм башка чаралар үткәрелгән.
    Боларның барысы да беренче чиратта үсеп килүче буында әлеге проблемага җитди караш, дөрес гражданлык позициясе уяту өчен эшләнә.
    Район прокуроры урынбасары Фәнил Гайсин коррупциягә каршы тору буенча үткәрелгән эшләр, тикшерүләр һәм кабул ителгән чаралар турында хәбәр итте.
    Утырышка нәтиҗә ясап, район башлыгы башкарылган эшнең әһәмияте, аның киләчәктә дә дәвам итәчәген билгеләп үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: