Яңалыклар
Конкурсларда сынатмадылар
8-11 класс укучылары арасында уздырылган "Иң яхшы укучы" конкурсында Никольск урта мәктәбе укучысы Дарья Егорова җиңүче булды.
Аңа һәм укытучы Любовь Кузнецовага мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, Дарья бу конкурста икенче тапкыр катнашты һәм икесендә дә аңа бәхет елмайды.
Россия һәм чит ил...

Россия һәм чит ил дәүләтләренең прокуратура органнары тарихына багышланган сочинениеләр конкурсында җиңүчеләрнең дә исемнәре билгеле булды. Никольск урта мәктәбенең унберенче класс укучысы Константин Черняев (рус телендә) һәм шәһәрдәге беренче урта мәктәпнең унберенче классында белем алучы Гөлгенә Мөхәммәтованың (татар телендә) эшләре югары бәяләнде. Призерлар арасына Болгардагы 1 нче урта мәктәпнең 11 класс укучысы Алена Пигалева, Урта Йорткүлдән Разил Кәримуллин белән Иске Рәҗәптән Ранис Нуруллин да керде. Аларның эшләре мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде. Ә укытучыларга рәхмәт белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев