Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Конференция эшендә катнаштылар

"Гадел Россия" партиясенең җирле бүлеге делегациясе региональ конференциядә катнашты. Делегация составына партиянең җирле бүлеге җитәкчесе Игорь Пахомов һәм Урта Йорткүл авыл җирлеге депутаты Лев Амосов керде. "Grand-Hotel"нең Казан офисындагы конференциядә республиканың җирле хакимият органнарына үткән өстәмә сайлауларга нәтиҗә ясалды, алда торган бурычлар буенча фикер алышу булды. Катнашучыларны партиядән сайланган депутатлар...

"Гадел Россия" партиясенең җирле бүлеге делегациясе региональ конференциядә катнашты.

Делегация составына партиянең җирле бүлеге җитәкчесе Игорь Пахомов һәм Урта Йорткүл авыл җирлеге депутаты Лев Амосов керде. "Grand-Hotel"нең Казан офисындагы конференциядә республиканың җирле хакимият органнарына үткән өстәмә сайлауларга нәтиҗә ясалды, алда торган бурычлар буенча фикер алышу булды. Катнашучыларны партиядән сайланган депутатлар белән таныштырып, алар үз планнары, алдагы эшләре турында сөйләделәр. Конференция нәтиҗәләре буенча сайлаучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өчен активрак эшләү, 2014 елның сентябрендә үтәчәк республика Дәүләт Советына сайлауларга әзерләнүгә кагылган карарлар кабул ителде. Форумда катнашучылар октябрь аенда үтәчәк Бөтенроссия партия съездына делегатлар сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев