Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кино яратучылар өчен

Шушы көннәрдә техникум һәм шәһәрдәге урта мәктәп укучылары өчен "Октябрь" кинотеатрында һәвәскәр һәм яшьләр киносының Халыкара фестивалендә җиңү яулаган кинолар күрсәтелде. Бу фестиваль IХнчы Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында үтә. Әлеге фильмнар Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер-оператор Николай Морозов һәм "ИМАН" продюсерлык үзәге инициативасы белән күрсәтелә. Фестивальнең максаты...

Шушы көннәрдә техникум һәм шәһәрдәге урта мәктәп укучылары өчен "Октябрь" кинотеатрында һәвәскәр һәм яшьләр киносының Халыкара фестивалендә җиңү яулаган кинолар күрсәтелде.
Бу фестиваль IХнчы Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында үтә.
Әлеге фильмнар Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер-оператор Николай Морозов һәм "ИМАН" продюсерлык үзәге инициативасы белән күрсәтелә. Фестивальнең максаты - кино сөючеләрне күбрәк җәлеп итү, кинематографка карата кызыксыну уяту.
Фильмнарның берсе, борынгы Болгарга багышланганы, тамашачыларда шактый кызыксыну уятты. Продюсерлык үзәге вәкилләре кинотеатрга һәм Балалар иҗат йортына фильм яздырылган дисклар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев