Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Халык контроле» ярдәм итәр

Район территория-сендә этил спирты, алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне законсыз җитештерү һәм сату очраклары турында электрон рәвештә «Халык контроле» порталына хәбәр итәргә була.

Хәбәр җибәрү өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк. Аннары «Халык контроле» бүлегенә керергә. Хәбәрләрне түбәндәге төрләр буенча җибәрергә мөмкин: «Сәүдә кагыйдәләрен бозу», «Этил спирты, алкогольле һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм (яки) сату», «Җәмәгать туклануы». Хәбәр килеп ирешкәннән соң вәкаләтле затлар закон бозу очракларының дөрес булу-булмавын тикшерәчәк.
Законсыз рәвештә алкоголь продукциясе җитештерү яки сатуның һәр факты расланган очракта, хәбәр авторына материаль бүләкләү чарасы каралган. Аның суммасы 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр җитәргә тиеш.
«Халык контроле»нә хәбәр итеп, сез кешеләр сәламәтлеге һәм гомеренә зыян китерә торган ялган продукция таралуга чик куя аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев