Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Керемнәр һәм чыгымнар билгеләнде

Шәһәр Советы сессиясендә киләсе елга муниципаль берәмлек бюджеты кабул ителде. Бюджетның керем һәм чыгым өлеше 27208,76 мең сум күләмендә каралган. Керемнәрнең өчтән бер өлешеннән аз гына артыгы үзкеремнәр исәбенә каплана, калган акчаларны субвенцияләр һәм дотацияләр рәвешендә республика бюджеты бирә. Урамнар яктырту эшен яхшырту, су белән тәэмин итү һәм җылылык челтәрләренә...

Шәһәр Советы сессиясендә киләсе елга муниципаль берәмлек бюджеты кабул ителде.
Бюджетның керем һәм чыгым өлеше 27208,76 мең сум күләмендә каралган. Керемнәрнең өчтән бер өлешеннән аз гына артыгы үзкеремнәр исәбенә каплана, калган акчаларны субвенцияләр һәм дотацияләр рәвешендә республика бюджеты бирә. Урамнар яктырту эшен яхшырту, су белән тәэмин итү һәм җылылык челтәрләренә реконструкция ясауга чыгымнарны шактый арттыру күздә тотыла.
Шәһәр паркын тәртипкә китерү, шулай ук урамнардагы агачларның бер өлешен кисү каралган. Республика бюджеты исәбенә киләсе елның сентябрь аенда яңа муниципаль мунчаны куллануга тапшыру планлаштырыла.
Шәһәр бюджеты белән тулысынча танышырга теләүчеләр Спас муниципаль районы сайтына керә алалар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев