Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кечкенәдән фәнне яраталар

“Родничок” балалар бакчасы базасында балалар, ата-аналар һәм педагоглар өчен “Ачык дөнья. Фәнгә старт” район фәнни-практик конференциясе узды.

Чарада катнашучылар “Минем ачышым” һәм “Тәҗрибәләр һәм экспериментлар” секцияләрендә эшләде.
Конференциядә кызыклы ачышлар күрсәтелде, шулай ук кул астында булган әйберләрдән файдаланып, катлаулы булмаган тәҗрибәләр дә үткәрделәр. Чара нәтиҗәләре буенча “Минем ачышым” номинациясендә “Робот Шунтик” дигән эше белән Ульяна Алексеева (“Колосок” балалар бакчасы) җиңүче дип табылды, Ксения Балханова (“Родничок”), Василиса Стрижова (Антоновка), Алена Шамаева (Приволжск) призер булдылар. “Тәҗрибәләр һәм экспериментлар” номинациясендә исә Замир Низамов (“Родничок”), Захар Бедаш (“Колосок”), Максим Беспаловка (“Солнышко”) тиңнәр булмады. Икенче урынга – Данил Мурзин (“Солнышко”), өченче урынга Арина Емелюшина (Өчкүл) һәм Сергей Сейчасов (Приволжск) чыкты.
Конференциядә катнашучыларга грамоталар, рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев