Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанга бәйрәмгә бардылар

Районның бер төркем авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Казанның "Корстон" күңел ачу комплексында үткән бәйрәмдә катнаштылар. Делегация составына район башлыгы Камил Нугаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов, "Востокзернопродукт "Болгар" ААҖ генераль директоры Айрат Гыйльмиев, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Ленар Гыйниятуллин, Фәргать Мөхәммәтов...

Районның бер төркем авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Казанның "Корстон" күңел ачу комплексында үткән бәйрәмдә катнаштылар.
Делегация составына район башлыгы Камил Нугаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов, "Востокзернопродукт "Болгар" ААҖ генераль директоры Айрат Гыйльмиев, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Ленар Гыйниятуллин, Фәргать Мөхәммәтов хуҗалыгы механизаторы Александр Шулдяков һәм "Болгар Арыш" ЯАҖнең машина белән саву операторы Равия Абдрахмановалар керде.
Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авыр һәм бик кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев