Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанда балалар язучысы Абдулла Алишка бюст ачылды

Тантанада Абдулла Алишның оныгы да катнашты

Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясе каршында якташыбыз, балаларның сөекле язучысы, шагыйрь, әкиятче Абдулла Алишка бюст куелды. Бу хакта безгә “Казан утлары” журналының баш мөхәррире урынбасары, прозаик, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Вакыйф Нуриев хәбәр итте. 

 

–Казанда танылган язучының аерым һәйкәле булмавына күптән күңел борчылып йөрде, – диде Вакыйф Вәкил улы. – Бюст куйдыру өчен тырышып йөргән гимназия директоры Рәхимә Арслановага рәхмәт. Алиш иҗатын пропагандалау, балаларда аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү буенча бик зур эшләр башкара ул. Кызлар һәм малайлар үзләре дә Алиш абыйлары шигырьләре һәм әкиятләрен һәрчак яратып укыйлар, әсәр геройларыннан үрнәк алалар, яхшыны яманнан аерырга өйрәнеп үсәләр. Тантанада катнашкан гимназия укучылары язучының шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар.

Бюст ачу тантанасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов, төрле елларда балаларга атап иҗат иткән әсәрләре өчен Абдулла Алиш исемендәге премиягә лаек булган язучылар, шагыйрьләр, Абдулла Алишның оныгы Тимур Алмаз улы, язучының туганнары — Азат ага белән Гөлшат ханым Сөнкишевлар, бюстны иҗат иткән сынчы Зөлфия Мөхәммәдҗанова, журналистлар катнашты.

Казанда яңа ачылган Алиш бюстын чәчәк бәйләменә күмделәр. Көн саен иртән гимназиягә килүче кызлар һәм малайларны моннан соң Алиш абыйлары сәлам биреп каршы алыр һәм артларыннан “тырышып укыгыз балалар, илнең лаеклы гражданнары булып үсегез!” дигән изге теләкләр теләп калыр кебек тоела.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев