Каникулда акча эшлиләр
Икенче урта мәктәпнең егерме укучысы тиздән хезмәт хакы алырга тиеш.
14 яшьтән 18 яшькәчә яшүсмерләр унсигез көн дәвамында берәр сәгать мәктәп яны участогында эшлиләр. Алар инде суган җыеп алырга өлгергәннәр. Укучылар хәлдән килгән башка эшләрне дә башкара.
– Балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру – аларга җәйге каникул вакытында укудан бушаган арада эшләп алырга мөмкинлек бирү, – дип аңлата мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Солодянкина. – Ел саен бу программада шәһәр һәм районнан өч мәктәп катнаша. Быел Болгардагы 1нче мәктәптә – 25 укучыга, Иске Рәҗәп мәктәбендә 10 яшүсмергә акча эшләп алырга мөмкинлек бирелде.
Эш көннәре тәмамлангач, яшүсмерләргә минималь хезмәт хакы исәбеннән акча түләргә тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев