Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кадетлар сынатмады

П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәбе укучылары “Россия патриотларын тәрбиялибез” өченче ачык республика фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.

Булат Шәрәфетдинов, Самат Йосыпов, Никита Баранов, Андрей Панфиловтан торган команда “Ватан тарихының истәлекле битләре” конкурсында, армрестлинг, пневматик мылтыктан атуда көч сынашты. Моннан тыш, Булат үзе язган «Филиппов Василий Иванович – герой һәм минем якташым» дигән проект эшен дә яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча кадетларга “Тарихның сугышчан битләре” конкурсында һәм ярышлар блогында лауреат дипломы тапшырылды, ә Андрей Панфилов армрестлинг буенча өченче урынга чыкты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев