Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җитди кимчелекләр ачыкланды

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә прокуратура үткәргән тикшерү бу мәсьәләдә җитди кимчелекләр барлыгын ачыклады. "Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында", "Юл хәрәкәте иминлеге турында" Федераль законнар һәм башка законнарны бозу буларак, шәһәрнең кайбер урамнарында юллардан файдалануга кагылган таләпләр...

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә прокуратура үткәргән тикшерү бу мәсьәләдә җитди кимчелекләр барлыгын ачыклады.
"Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында", "Юл хәрәкәте иминлеге турында" Федераль законнар һәм башка законнарны бозу буларак, шәһәрнең кайбер урамнарында юллардан файдалануга кагылган таләпләр үтәлми. Мәсәлән, Белов урамындагы юлның бер өлеше, Октябрь урамы белән кисешкән урыннан алып, Лихачев урамы белән кисешкән урынга кадәр, нык зарарланган. Юл тигез түгел, күпсанлы чокыр-чакырлар бар. Моннан тыш, юл кырые артык биек. Боларның барысы да юл фаҗигаләренә сәбәпче булырга мөмкин.
Бу участокка тулысынча ремонт ясарга дигән нәтиҗә чыгарылып, Спас район судына җибәрелде. Аның нигезендә Болгар шәһәр башкарма комитеты бозуларны юк итү өчен чаралар күрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев