Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ислам традицияләрен өйрәнәләр

Узган дүшәмбедә Болгардагы Ислам академиясендә “Россия мөселманнарының дини мирасы”н өйрәнүгә багышланган беренче халыкара форум эшли башлады.

Форумны республика җитәкчелеге ярдәме белән Казан федераль университеты Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, республикабыз мөселманнарының Диния нәзарәте идарәсе белән берлектә Россиядә яшәүче мөселман халыкларының традицион рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүдәге актуаль проблемалар хакында фикер алышу һәм аларны хәл итү буенча галимнәр һәм экспертлар, җәмәгать һәм дин эшлеклеләренең тырышлыгын берләштерү максатын күздә тотып оештырды.

Болгарга форумда катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән, Англия, Сүрия, Иордания, Европа һәм БДБ илләреннән килгән 400гә якын делегатны Болгардагы Ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов, РФ Президенты Администрациясе Идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү Департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәйзуллин, югары белем бирү тармагында дәүләтнең  яшьләр сәясәте һәм социаль проектлар Департаменты директоры Ольга Чернышева, милләтләр эше буенча Федераль агентлыкның милләтара бердәмлекне ныгыту һәм терроризмны кисәтү Идарәсе җитәкчесе Абдулгамид Булатов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, республика мөселманнарының Диния нәзарәте Рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар сәламләде.

Бер атна тирәсе дәвам итәчәк форум кысаларында “Халыкара Болгар укулары”, “Ислам һәм җәмгыять: төбәк аспекты” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе, “Глобальләшү чорында дини карарлар эзләү”, IIIнче Ш.Мәрҗани укулары, “Россия һәм чит илләрдә мөселман яшьләренең гражданлык бердәмлеген формалаштыру”, Халыкара студентдар конференциясе кебек фәнни чаралар узачак. Шулай ук рус һәм гарәп телләре буенча олимпиадалар оештыру да каралган. 

Борынгы Болгарда уза торган бу зур форумда дөньяның күп илләреннән килгән дин әһелләре борчыган күп сорауларга бергәләшеп җавап табарлар, дип ышанасы килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев