Инвалидларны онытмыйлар
Иске Рәҗәп авыл җирлегендә инвалидларны бәйрәм белән котлап, аларга бүләкләр тапшырдылар.
Җирлек башлыгы Мансур Нугаев кайбер учреждение җитәкчеләре белән бергә Марат Кыямов, Айрат Сәмигуллин, Мәүлия Шиһапова һәм Гөлзәйнәп Сөләйманова янында булдылар. Аларга күчтәнәчләр тапшырдылар һәм исәнлек-саулык теләделәр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән бу кешеләрнең ничек шатлануын белсәгез икән! Әйе, кайчак кешегә бер җылы сүз дә җитә, диләр бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев