Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында

"Олимп" спорт комплексында бу көннәрдә үткән ярышларда санаторий, коррекция һәм шәһәр мәктәбе балалары катнашты. Бәйгене Балалар иҗат йорты инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырды. Командаларга төрле биремнәр башкарырга туры килде. Мәсәлән, һава шарын теннис ракеткасы ярдәмендә урыннан-урынга күчереп, тупны баш өстеннән ыргытып, скакалка аша сикереп, командалар арасындагы эстафетада һәм башка күнегүләрдә укучылар...

"Олимп" спорт комплексында бу көннәрдә үткән ярышларда санаторий, коррекция һәм шәһәр мәктәбе балалары катнашты.
Бәйгене Балалар иҗат йорты инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырды. Командаларга төрле биремнәр башкарырга туры килде. Мәсәлән, һава шарын теннис ракеткасы ярдәмендә урыннан-урынга күчереп, тупны баш өстеннән ыргытып, скакалка аша сикереп, командалар арасындагы эстафетада һәм башка күнегүләрдә укучылар үзләренең җитезлеген, тапкырлыгын күрсәтә алдылар.
Тәнәфес арасында укучылар алдында яшь акробатлар һәм волонтерлар чыгыш ясады. Уен нәтиҗәләрен район аппараты җитәкчесе, бәйгенең баш судьясы Евгений Демьянов игълан итте. Һәр катнашучыга бүләк тапшырылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X