Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иминлек һәм тәртип сагында

Ел саен 10 ноябрьдә полиция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

Утыз елдан артык гомерен хокук саклау органнарында эшләүгә багышлаган Евгений Байкин өчен дә бу көн кадерле һәм зур әһәмияткә ия.
Балачакта кайсы гына малай үскәч милиционер булу, җинаятьләрне ачуда катнашу, батырлыкка тиң гамәлләр кылу турында хыялланмый икән? Хыяллану – бер эш, аны бит әле тормышка ашырырга да кирәк. Евгений, мәсәлән, мәктәптән соң, 1991 елда, Казандагы ракета гаскәрләренең югары хәрби команда инженерлык училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң Санкт-Петербургта хезмәт итә. Аннары язмыш аны эчке эшләр органнарына алып килә. башта аны ведомстводан тыш сак бүлегенең өлкән инспекторы итеп билгелиләр, ә инде 2007 елдан район эчке эшләр бүлегенә күчә. Хәзер Евгений Валентинович штаб белән җитәкчелек итә.

Бу – эчке эшләр органы системасындагы җаваплы вазифаларның берсе. Штабның төп бурычы җәмәгать тәртибен саклау, гражданнарның мәнфәгатьләрен яклаудан, җинаятьләрне ачыклау һәм аларны тиз арада ачудан гыйбарәт. Евгений Валентинович оператив хәлгә анализ ясый, шуннан соң инде алда торган теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен тиешле карарлар кабул ителә. Оператив эшнең нәтиҗәлелеге билгеләнгән чараларның ничек үтәлүенә дә бәйле.

– Җинаятьчелекнең сәбәбен һәм аның артуына китерә торган шартларны ачыкларга кирәк, – ди Евгений Валентинович. – Шуннан соң җентекле анализ ясарга, нәтиҗәләр чыгарырга була. Мин нәкъ менә шуның белән шөгыльләнәм дә инде...

Бүлек җитәкчелегенә тәкъдим-киңәшләр җиткерү, полиция хезмәткәрләре алдына куелган бурычларның үтәлешен контрольдә тоту, алдагы көнгә яңа эш планнары төзү – болар Евгений Валентинович хәл итәргә тиешле мәсьәләләрнең әле бер өлеше генә. Подполковник үзенә йөкләнгән һәр бурычны намус белән үти. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү елларында аның тырыш хезмәте Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының бүләкләре белән билгеләп үтелгән. Алар арасында, мәсәлән, ведомстводан тыш сак бүлегенең махсус билгесе, 1, 2, 3 дәрәҗәдәге медальләр һәм башка бүләкләр бар. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да аз түгел.

Башка хезмәттәшләре кебек үк, Евгений Байкин да кешеләр иминлеген саклау, аларның тынычлыгын тәэмин итү буенча йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үти. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләренә эшләрендә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын иде, дигән теләкләрне җиткерәсе килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев