Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Игътибар – юлда балалар!

    Язгы каникуллар алдыннан һәм каникул чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның юл-транспорт имгәнүләрен булдырмауга юнәлдерелгән акция үткәрәләр. 17 марттан алып 21 мартка кадәр, "Бала - төп пассажир!" республика профилактик операциясе кысаларында игълан ителгән рейдлар барышында, кечкенә балаларны махсус беркетү җайланмаларыннан башка машинада йөрткән алты кагыйдә бозучы тотылды. Аларны 3000 сум күләмендә административ...

    Язгы каникуллар алдыннан һәм каникул чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның юл-транспорт имгәнүләрен булдырмауга юнәлдерелгән акция үткәрәләр.
    17 марттан алып 21 мартка кадәр, "Бала - төп пассажир!" республика профилактик операциясе кысаларында игълан ителгән рейдлар барышында, кечкенә балаларны махсус беркетү җайланмаларыннан башка машинада йөрткән алты кагыйдә бозучы тотылды. Аларны 3000 сум күләмендә административ штраф көтә. Тагын җиде кешегә куркынычсызлык каешларын каптырмаган килеш балаларны утыртып йөргән өчен 1000әр сум штраф түләргә туры киләчәк.
    Ә бу атнада тулы көчкә "Язгы каникул" операциясе бара. Рейдларда массакүләм-мәгълүмат чарасы хезмәткәрләре һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары активистлары катнаша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: