Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң яхшы укучы

Шәһәрнең 2нче урта мәктәбе базасында үткәрелгән "Ел укучысы-2013" район конкурсының финалы булды. Үзләренең яшь төркемнәре арасында икенче шәһәр, Ямбакты һәм Никольск урта мәктәпләреннән дүртенче класс укучысы Дарья Симанова, сигезенче класстан Илүзә Галәветдинова, унынчы класс укучысы Дарья Егорова җиңеп чыктылар. Моннан тыш, Полина Рыбакова (2нче мәктәп) белән Анна Егорова (1нче мәктәп)...

Шәһәрнең 2нче урта мәктәбе базасында үткәрелгән "Ел укучысы-2013" район конкурсының финалы булды.
Үзләренең яшь төркемнәре арасында икенче шәһәр, Ямбакты һәм Никольск урта мәктәпләреннән дүртенче класс укучысы Дарья Симанова, сигезенче класстан Илүзә Галәветдинова, унынчы класс укучысы Дарья Егорова җиңеп чыктылар.
Моннан тыш, Полина Рыбакова (2нче мәктәп) белән Анна Егорова (1нче мәктәп) - "Талант", Рифат Галәветдинов (Ямбакты) - "Сүз осталыгы", Анна Фролова (1нче мәктәп) "Иҗат" номинацияләрендә җиңүче дип табылдылар. Конкурс призерлары арасында беренче һәм икенче шәһәр мәктәпләреннән Ольга Гаврилина, Ангелина Сәетова, Полянка урта мәктәбеннән Егор Шевченко да бар.
Ә барлыгы финалда унбер укучы катнашты, алар иҗади презентация ясадылар һәм яшькә карап, интеллектуаль тестта һәм иҗади проектларны яклауда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев