Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң яхшы участок инспекторын сайлагыз

Агымдагы елның 11 сентябреннән 20 сентябрьгә кадәр район территориясендә Эчке эшләр министрлыгының ел саен оештырылучы "Халык участковые" Бөтенроссия конкурсының беренче этабы уздырыла.

Өченче тапкыр үткәрелүче әлеге конкурсның максаты - халыкның полиция хезмәткәрләренә карата ышанычын арттыру, участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында җәмәгатьчелектә уңай фикер тудыру. Нәкъ менә алар тәүлек буе халык белән эшли, авыр минутларда беренчеләрдән булып ярдәмгә килә, тормышта килеп чыгучы җинаятьләр, алкоголизм һәм наркоманияне, караучысыз балалар арасындагы тәртипсезлекләрне кисәтү белән шөгыльләнәләр. Бүген участок инспекторлары үзләре яки аларның ярдәме белән һәр дүртенче җинаять эше ачыла. Әлеге конкурс барышында алар арасыннан иң яхшысын кешеләр Интернетта тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар.

Районның рәсми сайтында тавыш бирү өчен (spassk. nar. uchastkowyi 2013 @yandex. ru) электрон почта адресына участок полициясенең фамилиясе, исеме һәм әтисенең исемен, ул хезмәт иткән подразделениене күрсәтеп хат юлларга кирәк:

1. Лейтенант Закиров Илшат Ибраһим улы (Болгар шәһәре).

2. Лейтенант Гартин Андрей Владимирович (Болгар шәһәре).

3. Өлкән лейтенант Шеронов Дмитрий Николаевич (Өчкүл, Полянка, Приволжск авыл җирлекләре).

4. Лейтенант Гыйбадуллин Рамил Исламетдин улы (Ким, Куралово, Әҗмәр, Бураково, Ямбакты авыл җирлекләре).

5. Өлкән участок уполномоченные, майор Сафин Алмаз Йосыф улы (Урта Йорткүл, Иж-Борискино, Кузнечиха, Чәчәкле, Иске Рәҗәп авыл җирлекләре).

6. Участок уполномоченные вазифаларын башкаручы, өлкән сержант Стрижов Василий Викторович (Красная Слобода, Никольск, Антоновка, Аграмак авыл җирлекләре).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс “Халык участковые”