Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң изге теләкләр теләде

Бу көннәрдә генә шәһәребездә яшәүче Дарья Степанова белән Анастасия Ильина үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Традиция буенча, аларны район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре җылы котлады. Алар күпне күргән ветераннарга район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр. Дарья Ермолаевна башлангыч класслар...

Бу көннәрдә генә шәһәребездә яшәүче Дарья Степанова белән Анастасия Ильина үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Традиция буенча, аларны район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре җылы котлады. Алар күпне күргән ветераннарга район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр. Дарья Ермолаевна башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән һәм укучыларының күңелләрендә онытылмас эз калдырган кеше. Ә Анастасия Илларионовнаның хезмәт юлы сәүдә белән бәйле. Ветераннарга нык сәламәтлек, иминлек теләп, Россия Президентыннан Котлау хатлары, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей