Яңалыклар
Җиңү белән кайттылар
Ким урта мәктәбе укучылары Мария Амосова, Вероника Филиппова һәм Вәсилә Мифтахова республика фән фестиваленнән җиңү белән кайттылар.
Форум "Киләчәк" программасын гамәлгә кертү кысаларында, Яшел Үзәннең сәләтле балалар өчен лицей-интернат базасында үтте. Безнең кызлар гуманитар фәннәр секциясендә "Татар халкы һәм Идел буеның тарихы һәм культурасы" номинациясендә "Суар дигән борынгы шәһәр" проектын...
Ким урта мәктәбе укучылары Мария Амосова, Вероника Филиппова һәм Вәсилә Мифтахова республика фән фестиваленнән җиңү белән кайттылар.
Форум "Киләчәк" программасын гамәлгә кертү кысаларында, Яшел Үзәннең сәләтле балалар өчен лицей-интернат базасында үтте. Безнең кызлар гуманитар фәннәр секциясендә "Татар халкы һәм Идел буеның тарихы һәм культурасы" номинациясендә "Суар дигән борынгы шәһәр" проектын тәкъдим иттеләр. Алар шулай ук төрле мастер-классларда, тренингларда, экскурсияләрдә катнаштылар, лекцияләр тыңладылар. Укучыларның җиңүендә аларны әзерләү эшендә зур тырышлык куйган Болгар музей-филиалының "Суар" бүлеге мөдире, Россиянең туган якны өйрәнүчеләр берлеге әгъзасы Нинель Садриеваның өлеше бәяләп бетергесез зур. Ул үзе фестивальдә лекция белән чыгыш ясап, музей-тыюлыкның Кузнечиха филиалы эшчәнлеге белән таныштырып үтте.
Җиңүләре өчен кызларга диплом һәм 10000 сум акчалата премия тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев