Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң активлар җиңде

"IT-чемпион" республика конкурсының икенче этабында җиңүчеләре арасында безне район мәктәбе вәкилләре дә бар иде. Мәсәлән, "Иң актив укучы" номинациясендә 2нче мәктәп укучылары Виктория Горелышева һәм Илнур Мөхәммәтов, 1нче мәктәптән Вадим Марянин җиңеп чыктылар. Өлкәннәргә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинет теркәргә һәм аның аша түләүләр башкарырга ярдәм иткән...

"IT-чемпион" республика конкурсының икенче этабында җиңүчеләре арасында безне район мәктәбе вәкилләре дә бар иде.
Мәсәлән, "Иң актив укучы" номинациясендә 2нче мәктәп укучылары Виктория Горелышева һәм Илнур Мөхәммәтов, 1нче мәктәптән Вадим Марянин җиңеп чыктылар. Өлкәннәргә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинет теркәргә һәм аның аша түләүләр башкарырга ярдәм иткән өчен укучыларга баллар бирелде. Ә "Иң актив мәктәп" номинациясендә Иж-Борискино урта мәктәбе коллективы җиңеп чыкты. Аңа интерактив җиһазлар сатып алу өчен сертификат тапшырылды, ә укучыларга ноутбуклар бүләк иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, конкурсны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков ярдәме белән республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев