Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Хәйрия акциясе

"Игелекле телефон" республика хәйрия акциясе кысаларында, районның өйгә барып социаль хезмәт күрсәтә торган унбер пенсионеры кәрәзле телефонлы булды. Хәзер алар мобиль элемтә чарасы ярдәмендә бер проблемасыз тиешле хезмәтләрне (ашыгыч ярдәм, МЧС, полиция) чакыра ала. Барлыгы мондый телефоннар 34 кешегә тапшырылачак. Социаль әһәмияткә ия булган бу хәйрия проектын берничә этапта үткәрергә...

"Игелекле телефон" республика хәйрия акциясе кысаларында, районның өйгә барып социаль хезмәт күрсәтә торган унбер пенсионеры кәрәзле телефонлы булды.
Хәзер алар мобиль элемтә чарасы ярдәмендә бер проблемасыз тиешле хезмәтләрне (ашыгыч ярдәм, МЧС, полиция) чакыра ала. Барлыгы мондый телефоннар 34 кешегә тапшырылачак.
Социаль әһәмияткә ия булган бу хәйрия проектын берничә этапта үткәрергә җыеналар. Анда республикабызның берничә министрлыгы һәм ведомствосы, муниципаль берәмлекләрнең хәйрия эшләрен координацияләү буенча попечительләр советы, "МТС", "Билайн", "Мегафон" кәрәзле элемтә операторлары катнаша.
Акциянең координаторы - ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев