Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хуҗалыкларда терлек азлык хәзерлиләр

Яңгырлар явып торуга карамастан, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре кышкы чорга печәнне вакытында хәзерләп куярга ашыгалар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 25 июньгә 2 мең тоннадан артык печән хәзерләнгән. Андрей Синицин, Ленар Гыйниятуллин, Сергей Юрков, Дамир Хәмидуллин, Рузалия Минһаҗева һәм башка крестьян (фермер) хуҗалыкларында бу эш югары темплар белән...

Яңгырлар явып торуга карамастан, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре кышкы чорга печәнне вакытында хәзерләп куярга ашыгалар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 25 июньгә 2 мең тоннадан артык печән хәзерләнгән. Андрей Синицин, Ленар Гыйниятуллин, Сергей Юрков, Дамир Хәмидуллин, Рузалия Минһаҗева һәм башка крестьян (фермер) хуҗалыкларында бу эш югары темплар белән бара. Шәхси хуҗалыклар да печән хәзерләү белән мәшгуль: алар 700 тоннадан артык печән җыйганнар. Үләннәрнең быел начаррак булуы һәм яңгырлар явып торуы аркасында, булган печәнне саклап калырга, бөртегенә кадәр җыеп алу һәм тиешенчә саклауга зур игътибар бирергә кирәк.
"Болгар Арыш" ЯАҖ сенаж хәзерләүгә дә зур игътибар бирә. Югары җитештерүчән техникада эшләүче махсус отрядлар траншеяларга 4 мең тоннадан артык сусыл азык салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев