Хәрби парадта катнаштылар
Өченче көн безнең якташларыбыз Санкт-Петербургта фашистлар блокадасын өзүнең 70 еллыгына багышланган парадта катнаштылар.
Болгардан Алексей Прокудин, Иван Кузьников, Полянкадан Евгений Благов һәм Фадеевкадан Максим Кузьмин үткән көз генә армиягә алындылар һәм алар бергә Ленинград өлкәсендәге Выборг районы Каменка авылы янындагы Көнбатыш хәрби округы берләшмәләренең берсендә 138нче гвардия аерым мотоукчылар бригадасында хезмәт итәләр. Бу парадта катнашу зур җаваплылык һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларның якты истәлегенә багышланды.
Парад Ленинград блокадасының төп монументы - Пискарев мемориаль зираты янында үткәрелде. Дулкынландыргыч минутлар егетләр күңелендә онытылмас эз калдырыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев