Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Хезмәттәшлеккә яңа адым

    Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы администрациясе җитәкчесе Владимир Тигин үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Бу ике район күптәннән тәҗрибә уртаклашып, бер-берсенә бәйрәмнәрдә кунакка йөрде. Хәзер ике районның да килешүе буенча, бу хезмәттәшлеккә рәсми статус бирелде. Килешүдә мәдәният, мәгариф, спорт, милләтара мөнәсәбәтләр, гражданлык җәмгыятен үстерү...

    Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы администрациясе җитәкчесе Владимир Тигин үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
    Бу ике район күптәннән тәҗрибә уртаклашып, бер-берсенә бәйрәмнәрдә кунакка йөрде. Хәзер ике районның да килешүе буенча, бу хезмәттәшлеккә рәсми статус бирелде.
    Килешүдә мәдәният, мәгариф, спорт, милләтара мөнәсәбәтләр, гражданлык җәмгыятен үстерү өлкәсендә, шулай ук авылларны үстерү һәм муниципаль идарә тармагында хезмәттәшлек итү турында сүз бара. Моның өчен белгечләр очрашуын оештырырга, бердәм проектларны тормышка ашырырга, иҗади яңалыклар белән уртаклашырга җыеналар.
    Кунаклар Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында булып, борынгы шәһәр ядкәрләрен һәм яңа төзелгән объектларны карадылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: