Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халыкара олимпиадада катнашты

Ким урта мәктәбенең 9 класс укучысы Андрей Амосовка татар теле һәм әдәбияты буенча икенче халыкара олимпиадада катнашучы сертификаты тапшырылды. Олимпиаданың беренче этабы читтән торып уздырылган. Апрель азакларында исә Казанда узган икенче этапта өч йөздән артык укучы һәм студент катнашкан. Алар арасында Кытай, АКШ, Эстониядән һәм дөньяның башка илләреннән килүчеләр дә...

Ким урта мәктәбенең 9 класс укучысы Андрей Амосовка татар теле һәм әдәбияты буенча икенче халыкара олимпиадада катнашучы сертификаты тапшырылды.
Олимпиаданың беренче этабы читтән торып уздырылган. Апрель азакларында исә Казанда узган икенче этапта өч йөздән артык укучы һәм студент катнашкан. Алар арасында Кытай, АКШ, Эстониядән һәм дөньяның башка илләреннән килүчеләр дә байтак булган. Безнең республика данын сигез кеше яклаган. Андрей Амосовның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Гыйсмәтова белән берлектә әзерләгән "Минем илем, минем халкым, минем укыган мәктәбем" презентациясе жюриның югары бәясен алган. Әлеге чарада мактаулы кунаклар буларак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев