Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Грамота һәм сертификат тапшырылды

Антоновка урта мәктәбенең җиденче класс укучысы Арина Чегодаева Мәскәүдә узган "Вышгород -2014" мәктәп укучыларының Х тикшеренү эшләре конференциясе эшендә катнашты. Башкаланың "Интеллектуаль" сәләтле балалар мәктәбендә Мәскәүнең мәгариф департаменты, Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты һәм дәүләт гуманитар фәннәр университеты җитәкчелегендә узган өч көнлек форумга Россия һәм Белоруссиянең тугыз төбәкләреннән вәкилләр...

Антоновка урта мәктәбенең җиденче класс укучысы Арина Чегодаева Мәскәүдә узган "Вышгород -2014" мәктәп укучыларының Х тикшеренү эшләре конференциясе эшендә катнашты.
Башкаланың "Интеллектуаль" сәләтле балалар мәктәбендә Мәскәүнең мәгариф департаменты, Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты һәм дәүләт гуманитар фәннәр университеты җитәкчелегендә узган өч көнлек форумга Россия һәм Белоруссиянең тугыз төбәкләреннән вәкилләр җыелды. Укучылар төрле секцияләргә бүленеп эшләделәр. Арина этнография темасына тезислар белән чыгыш ясады. Моный өчен аңа "Содружество наук" номинациясе буенча Мактау грамотасы тапшырылды.
Конференциядә катнашучылар шулай ук интеллектуаль уенда катнаштылар, галимнәр белән очраштылар, Коломенск авылындагы элекке патша резиденциясендә, Кызыл мәйданда һәм Мәскәүнең башка истәлекле урыннарында булдылар. Җитәкчеләр өчен белем бирү учреждениеләренең фәнни-тикшеренү эшчәнлеге проблемалары буенча түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр оештырылды.
Укытучы Елена Чегодаевага сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев