Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гомер көзе – гаилә җылысында...

Күптән түгел туксан биш яшен тутырган Вера Степановна Наумованың тормышы бер дә җиңелләрдән булмаган.

Инде берничә ел ул Болгардагы танышларының гаиләсендә яшәп, алар өчен иң якын дәү әнигә әверелгән.
Ирина Телицына

Ульяновск өлкәсендәге Алашеевка авылында туып үскән Вера гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә. Күпне күрергә туры килгән аңа. Гамьсез балачак, күкрәп торган яшьлек еллары уеннары, мәктәп белән түгел, ә берөзлексез авыр хезмәт, бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләре белән истә калган. Тормыш арбасына бик иртә җиңелеп, зур гаиләдә әти-әнисенә ярдәм иткән ул.
Башка яшьтәшләре кебек, сугыш еллары үзәккә үткән ачлыгы, зәмһәрир салкын кышлары белән хәтеренә уелып калган. 
Язмышында югалтулар да шактый булган. Туган якларыннан ул башта Бекетовка авылына, ә сиксәненче еллар башында – Болгар шәһәренә күчә. Ире бик яшьли үлеп киткән, балалары булмаганга күрә, аны карау өчен Бекетовкада күршесендә генә яшәгән яхшы танышын - социаль хезмәткәр Любовь Грачеваны билгелиләр. 
Өлкән яшьтәге апа үзен ялгыз тоймасын өчен, Любовь Сергеевна аның янына көн саен килеп йөри. Аннары Вера Степановна вакытлыча яшәп торган йортны сатуга куялар, үз куышы булмаганга күрә, ул урамда диярлек торып кала. Любовь Сергеевнаның зур тырышлыгы белән өлкән яшьтәге ялгыз апаның югалган документларын яңартырга мөмкин була һәм Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатынына фатир бирәләр.
Любовь Грачева белән Николай Кузнецовларның йортында Вера Степановна бик еш кунак була. Мунчага килгәч, кунып та калгалый. Ә көннәрнең берендә, ялгызлыктан тәмам туйган бер мәлне, гомергә аларда калып торырга үтенә. Гаилә советында киңәш-табыш кылганнан соң, барлык уңайлыклары булган үз йортларында яшәүче Любовь Сергеевна белән Николай Юрьевич моңа риза булалар. Тиздән Любаның әнисе, инде сиксән яшьнең аргы ягына чыккан Нина Алексеевна Аблязова да кызы белән кияве йортына яшәргә күчә. Менә инде ун елга якын бу гаилә ике өлкән яшьтәге апаны карап-тәрбияләп тора. 
– Аларның һәрберсенә тәрбия һәм кайгырту гына түгел, җылы сүз дә кирәк, – ди Любовь Сергеевна.
Чит кешеләр Вера Степановнаның бу гаилә өчен туган түгел, ә бары тик күптәнге танышы гына булуын аңлап та бетермиләр. Аның янына юбилее белән котларга килгән кунакларны Любовь Сергеевна инде икенче тапкыр ачык йөз белән каршы ала. Өлкән яшьтәге апа өчен бу бәйрәм истә калырлык булсын өчен ул бернинди тырышлыгын кызганмый. Шулай итеп, шәһәребезнең иң өлкән яшьтәге кешеләреннән берсе булган Вера Степановна Наумованың гомер көзе игелекле гаилә җылысында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев