Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Геройларны искә алдылар

Шәһәрнең үзәк мәйданында Ватан Геройлары көненә багышланган митинг булды.

Тарихтан билгеле булганча, бу көн 1769 елның тугызынчы декабрендә Екатерина IIнче Изге Георгий Победоносец орденын раслаганнан соң билгеләп үтелә башлый. Хәзер бу көнне илебездә Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россиянең Хезмәт Геройлары, Солдат һәм Хезмәт Данының тулы кавалерлары, яу кырында һәм хезмәт фронтында үзләрен таныткан башка батырларны хөрмәтлиләр.
Митингта мәктәп, техникум укучылары, “юнармиячеләр”, район, предприятие, учреждениеләр җитәкчеләре, ветераннар һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.
Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин һәм районның ветеран-пенсионерлар җәмәгать оешмасы рәисе Татьяна Бурумова сәламләде. Әлеге көн белән ихластан котлап, алар барысына да саулык-сәламәтлек теләделәр, батырлар истәлеген кадерләп сакларга, алардан һәрчак үрнәк алырга чакырдылар. Әйе, үзләреннән соң якты эз калдырган батырлар онытылырга тиеш түгел, бу хакта киләчәк буыннарга да түкми-чәчми җиткерергә кирәк.
Митингта катнашучыларга яшь буын вәкилләре исеменнән кадетлар мәктәбе укучысы Альберт Аверьянов мөрәҗәгать итте һәм яшьләр батырлар турындагы истәлекләрне кадерләп саклый, диде, илебезне фашизм коллыгыннан азат иткән ветераннарга рәхмәт әйтте.
Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, аннары Советлар Союзы Геройлары бюстларына һәм Бөек Ватан сугышы елларында  яу кырында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салдылар.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X