Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Герой исеме бирелде

Быел Болгар кадет мәктәбенә Дан орденнарының тулы кавалеры Павел Алексеевич Карпов исеме бирелде. Коллективның бу инициативасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хупланды һәм Бөек Ватан сугышы ветераны исеме кадетлар мәктәбендә белем алучы укучыларның эш-гамәлләрендә мәңге яшәр. Соңгы вакытта үткәрелгән класс сәгатьләрендә дә сүз Павел Алексеевичның сугышчан һәм тормыш...

Быел Болгар кадет мәктәбенә Дан орденнарының тулы кавалеры Павел Алексеевич Карпов исеме бирелде.
Коллективның бу инициативасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хупланды һәм Бөек Ватан сугышы ветераны исеме кадетлар мәктәбендә белем алучы укучыларның эш-гамәлләрендә мәңге яшәр.
Соңгы вакытта үткәрелгән класс сәгатьләрендә дә сүз Павел Алексеевичның сугышчан һәм тормыш юлы турында барды. Мәсәлән, бишенче класста укытучы Анастасия Барановская ветеран бүгенге көндә исән булса, аңа нинди бүләк ясар идегез, дигән сорау бирде. Светлана Андриянова алтынчы класс укучыларына геройга нинди батырлыклары өчен Дан орденнары бирелүе турында җентекләп аңлатты. Җиденче класста Елена Никитина ни өчен кадетларга Дан орденнары кавалеры исемен йөртү хокукы бирелүе турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев