Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Гаилә – дәүләтнең терәге”

Шушы көннәрдә генә район Мәдәният йортында төрле дини конфессия вәкилләре катнашында “түгәрәк өстәл” утырышы булды.

Утырышта район башлыгы Камил Нугаев, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, имам-мөхтәсиб Фәрхат хәзрәт Минсәгыйров, Спас округы благочинные протоиерей Андрей Зиньков, дин әһелләре һәм район имамнары катнашты. Әңгәмә барышында алар элек- электән килә торган гаилә традицияләрен үстерү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, гаиләләрдәге бүгенге хәлгә, аны үстерү тенденциясенә анализ ясадылар һәм бәя бирделәр.

Үзләренең докладларында благочинныйның социаль һәм миссионерлык эшләре буенча ярдәмчесе протоиерей Алексий Әхмәтҗанов, имам-хатыйп Вазыйх хәзрәт Гыйльметдинов гаиләләргә, әниләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, балалар тәрбияләүдәге проблемаларны күтәрделәр.

Очрашу җылы һәм дустанә шартларда үтте. Кузгатылган темалар берәүне дә битараф калдырмады. Фикер алышуларда һәркем актив катнашты һәм үз фикерен әйтте.

Реклама

– Нинди генә диндә булсак та, без бердәм механизм кебек эш итәргә тиеш, – диде район башлыгы.

“Түгәрәк өстәл” утырышы барышында никахларын теркәтү өчен ЗАГС бүлегенә гариза тапшырырга җыенган яшь парлар белән православие һәм мөселман дин әһелләренең әңгәмәсен оештырып карарга кирәклеге турында тәкъдим кертелде. Чыннан да, бу бик кызыклы тәкъдим, чынга ашырылган очракта, моның яшьләргә файдасы тими калмас, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X