Яңалыклар
Фермаларны үстерү өчен
Ким һәм Аграмак авыллары фермерлары Александр Выжлов белән Александр Соленовка эшмәкәрләргә ярдәм итүне күздә тоткан район программасы нигезендә 150шәр мең сум акча бирелде.
Программада катнашу һәм терлекчелек биналарын төзүгә (реконструкцияләүгә) тотылган чыгымнарны каплауга субсидия алу өчен фермерның ким дигәндә 24 баш терлеге (шуның 12се сыер) булырга һәм фермасының җитмеш процентка...
Ким һәм Аграмак авыллары фермерлары Александр Выжлов белән Александр Соленовка эшмәкәрләргә ярдәм итүне күздә тоткан район программасы нигезендә 150шәр мең сум акча бирелде.
Программада катнашу һәм терлекчелек биналарын төзүгә (реконструкцияләүгә) тотылган чыгымнарны каплауга субсидия алу өчен фермерның ким дигәндә 24 баш терлеге (шуның 12се сыер) булырга һәм фермасының җитмеш процентка төзелгән булуы шарт. Бу ярдәмгә өмет итүченең төрле түләүләр буенча бурычы да булмаска тиеш әле.
Приволжски поселогында страуслар үрчетү эшенә керешкән эшмәкәр Байрак Низамов та әлеге программада катнашырга теләк белдергән. Хәзер ул тиешле документларны әзерләү белән мәшгуль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев