Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Эштә ялкын кебекләр...

Екатериновкадагы Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары көзге культуралар чәчүне вакытыннан алда башкарып чыгып, инде җир сөрү эшләрен дә тәмамлап киләләр.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Көннәр кояшлы һәм җылы булганга, хуҗалык басуларында әле дә киеренкелек сизелә. Бер яктан салам төягән йөк машиналары узып китсә, басуның икенче башында җир сөргән тракторлар гөрелтесе ишетелә. Механизаторлар бүген эшләнәсе эшне иртәге көнгә калдырмаска тырышалар. Шунысына да игътибар иттем, аларның һәркайсына зур җаваплылык, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга атлыгып тору, оешканлы кебек сыйфатлар хас. Коллективта очраклы кешеләр юк. Бу да ахыргы нәтиҗәләрдә чагылыш тапмый калмый.

Биредә, мәсәлән, сентябрьнең өчендә үк инде көзге культуралар чәчүне тәмамлаганнар. Бу эшне һәр елдагыча республикабызның атказанган механизаторы Айрат Яруллинга ышанып тапшыралар. Ул К-701 тракторында "Агратор-7200" комплексы белән 500 гектардан артык мәйданда чәчү чәчкән. Чәчүлек материалны КамАЗ машинасы белән Александр Крайнов китереп торган. Туфракта дым җитәрлек, кояш та ярыйсы гына җылыта. Механизаторлар хезмәт куйган басуларда инде уҗымнарның тигез булып шытып чыгасын гына көтәргә һәм киләсе елда да мул уңыш биреп сөендерсен, дип теләкләр телисе генә кала.

- Механизаторларыбыз үз бурычларын намус белән башкаралар, - ди бүлекчә җитәкчесе Илшат Гайнетдинов. - Җирдә тырышып эшлиләр, теләсә нинди трактор яки комбайн, чит ил машиналары белән оста идарә итәләр. Беркайчан сынатканнары юк...

Хуҗалыкта көзен сөреп калдырылырга тиешле мәйданнар аз түгел - мең гектардан артып китә. Әлеге мөһим агрочара бертуган Айрат белән Рәфыйк Яруллиннарга һәм Алмаз Гайнетдиновка йөкләнгән. Әйтик, Айрат сменасына 20 гектардан артык җир сөрсә, МТЗ-1221 тракторлары белән идарә итүче Рәфыйк белән Алмазның күрсәткечләре азга гына калыша. Моның кадәресенә ирешү өчен дә иртәдән кичкә кадәр руль артында утырырга туры килә. Әмма механизаторлар зарланмыйлар, киләсе ялларга планлаштырылган мәйданнарда эшләрне тәмамлау өчен тырышлыкларын кызганмыйлар. Аларның беркайчан да сүзләре эштән аерылмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев