Эшсезләргә ярдәм итү өчен
Быел Мәшгульлек үзәге булышлыгы белән эшсез калган сигез кешегә үз эшләрен башлап җибәрү мөмкинлеге тудырылачак. Берничә елдан бирле эшләүче махсус программа нигезендә, аларның һәркайсына 117 мең сумнан артыграк дәүләт субсидиясе биреләчәк.
Моның өчен бизнес-план төзергә һәм аны координация советы утырышында якларга кирәк. Куела торган тзп шарт булып эшмәкәрлек статусы алу санала.
Шунысын әйтергә кирәк, быел елына өч йөз мең сумнан азрак керем алган эшмәкәрләрнең пенсия, медицина фондларына тиешле түләүләр суммасы киметелде (ул 20727 сум тәшкил итәчәк).
Узган ел районда әлеге программадан тугыз кеше файдаланды. Үз эшләрен башлаган эшмәкәрләрнең байтагы шәһәрдә чәчәк, парфюмерия, милли киемнәр сату бүлекләре ачты. Дәүләттән бирелгән акчага көнкүреш һәм төзелеш хезмәтләре күрсәтү өчен техника һәм башка кирәк-яраклар сатып алучылар да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев