Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эшне заманча алымнар кулланып башкаралар

Сентябрь башында “Алексеевскдорстрой” ААҖ коллективы Болгар-Танкеевка юлының өч километр ярымлы бер өлешен ремонтлауга кереште.

Иске асфальт-бетон юлга монда өр-яңа заманча технология – салкын ресайклинг алымын кулланып ремонт ясала. Бу ысул иске асфальт-бетонны төп материал буларак куллануны күздә тота. Технология буенча, юлдан кырып алынган асфальт-бетон катнашмасын ваклап, юл өчен нык нигез ясыйлар. Аннары инде бу катламга яңа асфальт җәелә һәм нәтиҗәдә шома, тип-тигез юл килеп чыга.

Юл менеп-төшкән урыннарда машина йөртүчеләргә яхшырак күренсен өчен, юлның биек урыннарын кискәннәр һәм тәбәнәк урыннарны биегәйткәннәр. Шулай итеп, юл тигезләнгән һәм машина йөртүчеләр өчен күрү мөмкинлеге арткан. Нәтиҗәдә бу юл йөрүчеләрнең иминлеген арттырырга тиеш.

Бу участокта Артур Васильевның салкын регенерация бригадасы тырышып эшли. Ресайклер белән шактый юллар төзелешендә катнашкан тәҗрибәле машинист Александр Андреянов идарә итә. Каток йөртүче Максим Ермиловның да эше бик җаваплы, ул юлны тыгызлап һәм тигезләп тора.

Эш ике сменада алып барыла. Юл төзелеше өчен кирәк булган материалларны КамАЗ машиналары белән “Алексеевскдорстрой”ның Спас участогы шоферлары ташып тора. Тәҗрибәле машина йөртүче Сергей Советников бу эшне җиренә җиткереп башкара. Ә Владимир Лифантьев ЧТЗ-10 тракторы белән җирне тигезли. Аның белән бергә бу эшне “Кейс” бульдозерлары белән башка тракторчылар да башкара.

Прораб Артур Васильев әйтүенчә, бу участокка ремонт ясаганда 3Д-нивелирлау системасы кулланыла. Шушы система ярдәмендә грейдерларга спутниклардан сигнал килеп, аларның эшенә юнәлеш биреп тора. Нәтиҗәдә юл бик тигез һәм шома килеп чыга. Төп эшләрне тәмамлаганнан соң, юл полосасына юл билгеләре куярга, юл разметкасы ясарга һәм башка эшләрне башкарырга җыеналар.

Руслан Хәмидуллин фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев