Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эшкә керешәсе генә калды...

Спас районы грант проектларын тормышка ашыру буенча беренче урында тора.

Болгардагы модельле китапханәдә грант проектларын төзү ысулларына һәм аны тормышка ашыру юлларына багышланган гамәли семинар узды. Семинарда коммерциячел булмаган оешма вәкилләре, район башкарма комитеты хезмәткәрләре, муниципаль учреждение җитәкчеләре, руханилар, хәйрия фонды хезмәткәрләре, шәһәрдә яшәүчеләр катнашты. 

 

Очрашуны социаль коммерциячел булмаган оешмалар өчен «Бердәмлек» муниципальара ресурслар үзәге оештырды.

Семинар эшендә катнашучыларны башта район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов сәламләде:

– Соңгы вакытларда җәмәгатьчелек тарафыннан әһәмиятле дип табылган социаль инициативаларны тормышка ашыру өчен грантлар бирү программалары зур популярлык казана башлады, – диде Фәргат Вәгыйз улы. – Безнең районда грант алучылар саны арта. Бу грантларның барысы да райондагы тормышның сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә. Берничә мисал китереп үтим. Узган ел грант акчасына сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен махсус мәйданчык төзелде. Федераль грант акчасына шәһәрнең үзәк мәйданы төзекләндерә. Сез дә кыенлыклардан курыкмагыз, үз алдыгызга куйган максатка ирешергә тырышыгыз. Барыгызга да бары тик уңышлар гына телим.

Тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мондый грантлар җәмгыятебез өчен әһәмиятле саналган проектларны һәм бик күп файдалы эшләрне тормышка ашыру өчен зур мөмкинлекләр тудыра.

Муниципальара «Бердәмлек» ресурс үзәге җитәкчесе Софья Хәсәнова төгәл итеп конкурсны уздыру вакыты, гаризаларны тапшыру һәм проект төзүнең кайбер башка нечкәлекләре турында сөйләде, грант алырга теләүчеләргә башка яңалыкларны да җиткерде.

– Мондый семинарлар бик файдалы, – ди Софья Мөнәвир кызы. – Без нинди дә булса проектны тормышка ашырырга җыенган актив, инициативалы кешеләргә бик күп кызыклы мәгълүмат бирәбез, яңалыклар җиткерәбез. Хәзерге вакытта Президент грантлары фондына 2нче конкурс игълан ителде. Бик тырышсагыз, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетына һәм республиканың Икътисад министрлыгына конкурста катнашу өчен гариза язып тапшыра аласыз.

Бу көнне мондый конкурсларда катнашуның уңай мисаллары турында да күп телгә алдылар. Спас районында алар аз түгел. Әйтик, быел Изге Авраамий чиркәве берничә грант проекты отты, шуның акчасына кызлар һәм малайлар өчен оста куллар түгәрәге ачып җибәрде.

Феодор Болгарский хәйрия фонды да грант акчасына берничә юнәлештәге инициативаны уңышлы тормышка ашырды. Мисал өчен, Полянка балаларына уен мәйданчыгы төзеп куйдылар. Фондның башка игелекле гамәлләре дә җитәрлек.

– Проектта катнашу өчен гариза язганда проблема уйлап чыгармагыз, киресенчә, булган проблеманы хәл итү юлларын тәкъдим итегез, – ди Хәсәнова. – Беренче чиратта шундый гаризаларга өстенлек биреләчәк. Моны истә тотыгыз.

Семинарда катнашучыларга бүгенге көндә нинди проблемаларга күбрәк игътибар итәргә кирәклеге турында да искәртеп үттеләр, файдалы киңәш-тәкъдимнәр бирделәр. Инде җиң сызганып эшкә керешәсе генә калды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев