Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Электр энергиясе – ул күп кешеләр хезмәте

    Светлана Лазарева, Спас электр челтәрләре бүлгеченең хезмәт күрсәтү төркеме җитәкчесе. Кайбер кешеләр, исәпкә алынмаган электр энергиясе җинаятькә керми дип уйлыйлар. Алар фикеренчә, кибеттән товар урлау җинаять булып исәпләнә, ә электр энергиясеннән файдаланган өчен түләмәү янәсе берни түгел. Ләкин электр энергиясе шул ук товар бит ул, һәм, товар өчен түләргә кирәк....

    Тормышның нык алга китүенә карамастан, күп кенә кешеләр электр энергиясен куллануга кагылган законнарны белеп бетерми. Ә икенчеләре электр энергиясен кулланганда экономия ясарга мөмкин дигән фикердә. Ләкин алар нык ялгыша. Ут өчен вакытында һәм гадел түләп бару һәрвакыт арзанга төшә. Мәсәлән, 2015 елда электр энергиясен исәпләмичә файдаланган өчен 17 акт төзелде. Шуның 8е - счетчикларның төзексезлеге аркасында. Ә 7 акт исәпләү приборын эшләтмичә, туктатып торулары нәтиҗәсендә. Акт төзелгән хуҗаларның барысы да счетчикларның ничек эшләве - дөресме яки түгелме - моны үзләренә кагылмый дип уйлаган. Төзек булмаган счетчикларның күрсәткечләрен яңадан исәпләп, икенче тапкыр түләү кәгазьләре килгәч, алар тавыш күтәрделәр. Исегездә тотыгыз, РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маенда расланган карары нигезендә, электр энергиясен исәпкә алмыйча яки килешүсез кулланган өчен челтәр оешмасы бу турыда акт төзи һәм шуның нигезендә исәп-хисап ясый, ә бу инде счетчик буенча түләгәнгә караганда уннарча тапкыр күбрәк килеп чыга, чөнки монда исәп-хисап эше исәпкә алу приборын соңгы тапкыр тикшергән көннән алып, токприемнигының куәтенә карап башкарыла. Мәсәлән, счетчигының төзек булмавы турында энергия белән тәэмин итү оешмасына вакытында хәбәр итмәгәне һәм аны вактында алыштырмаганы өчен Приволжск поселогында яшәүче берәүгә 10433 сум акча түләргә туры килде.

    Килешү буенча, абонент электр энергиясен куллану режимын сакларга, үз карамагындагы энергия челтәрләреннән сакчыл файдаланырга һәм үзе куллана торган приборларның, җиһазларның төзеклеген тикшереп торырга, шулай ук электр утыннан файдаланганда янгын, авария килеп чыкканда яки приборларның төзексезлеге һәм башкалар турында энергия белән тәэмин итеп торучы оешмага хәбәр итәргә бурычлы.

    РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маенда расланган электр энергиясен сату турындагы карарында кулланучыларның энергияне кабул итү, электр энергиясе җитештерүче челтәр оешмаларын исәпләү приборлары һәм ул җиһазларның эшләвен тәэмин итү бурычы энергияне кабул итүче җиһаз хуҗасына йөкләнә.

    Шулай ук куелган исәпләү приборыннан файдалануны тәэмин итү, приборны төзек итеп саклау, шулай ук пломба һәм визуаль контроль билгесе кую, приборның күрсәткечен язып алу һәм аны саклау, кирәк булса приборны алыштыру хуҗаның бурычы булып тора.

    Шуны да онытмагыз, гамәлдәге закон нигезендә дәүләт тикшерүе вакыты гамәлдән чыккан электр счетчиклары күрсәткечләре буенча исәп-хисап ясау тыела, аларны алмаштырырга кирәк. Шуңа күрә, хөрмәтле абонентлар, мондый исәпләү приборларын алмаштыру кирәклеге турында уведомление китерсәләр, аны игътибарсыз калдырмагыз. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маенда кабул ителгән "Электр энергиясен ваклап сату базары эше, электр энергиясен куллану режимын тулысынча һәм (яки) өлешчә чикләү турында"гы 442нче Карарының 144, 147 маддәләре нигезендә, исәпләү приборларын энергия кабул итү җайланмалары объектларының балансына караган чигендә урнаштырырга кирәк. "Челтәр компаниясе" җәмгыяте www.gridcom-rt.ru сайтында исәпләү приборларын урнаштыру урыннарына кагылышлы таләпләрне, исәпләү приборларын баланс чигендә урнаштыру өчен киңәш ителүче типовой схемалар һәм кулланучыларның энергия кабул итүче җайланмалардан файдаланганда җаваплылыгын урнаштырган.

    Килешү төземи торып яңа объектка электр кертү дә куелган барлык таләпләрне бозу булып санала. Моның өчен бик зур җаваплылык каралган. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын дисәгез, берәр төрле объект төзүчеләр яки аны төзүне планлаштыручылар җиң сызганып эшкә керешер алдыннан энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтыру өчен (торак йортка, гараж, кибет һ.б.) "Челтәр компаниясе" җәмгыятенең территориаль подразделениесенә яки "Челтәр компаниясе" җәмгыятенең кулланучыларнга хезмәт күрсәтү үзәгенә гариза язып китерергә яки "Челтәр компаниясе" җәмгыяте сайты адресының www.gridcom-rt.ru "Клиентам - Личный кабинет потребителя" бүлегенә гариза тапшырырга тиеш.

    Кулланучылар шуны онытмасын иде: гамәлдәге закон нигезендә, килешү төземи торып электр энергиясеннән файдалану ул энергияне урлауга керә. Ә моның өчен хәтта җинаять җаваплылыгы да каралган. Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының "Урлау яки күрсәтелгән ышанычтан явыз ният белән файдаланып мөлкәткә зыян китерү" турындагы 165нче маддәсе нигезендә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Электр энергиясен урлаганда тотылучылар, ягъни энергияне әрәм-шәрәм итүче абонентлар, кагыйдә буларак, тулысынча өстәмә исәпләп чыгарылган сумманы (перерасчет) түлиләр. Ул исә урланган электр энергиясе суммасыннан берничә тапкырга артып китә. Энергия компаниясе белгечләре абонентта булган барлык электр кабул итү җайланмаларының тиешле куәтен исәпләп чыгаралар һәм урланган чорда җайланмаларның тәүлек буе эшләвенә тигез булган счетны абоненттан түләттерәләр.

    Рөхсәтсез электр линиясенә тоташу, ягъни электрны урлаудан кулланучылар үзләре зыян күрүен дә искәртергә кирәк. Чөнки мондый очракларда челтәрдәге көчәнеш кими, энергия белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыга. Янгын чыгу очраклары да күзәтелгәли. Бу әле тагын электр энергиясе урлаучының гомере өчен дә зур куркыныч тудыра. Шуңа күрә, электр энергиясе урлау бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Бу хакта беркайчан истән чыгармагыз.

    Предохранитель яки искергән электр чыбыкларында килеп чыккан кыска ялганыш аркасында да янгын чыгу очраклары еш күзәтелә. Искергән чыбыклар чардак аша үтсә, тагын да куркынычрак. Димәк, электр һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгез, электр тапшыру линияләренә рөхсәтсез тоташуның нинди нәтиҗәләргә китерүен исегездән чыгармагыз.

    Кызыксындырган сорауларыгыз булса, безгә, шул исәптән 3-10-26 ышаныч телефонына шалтыратырга мөмкин.

    "Челтәр компаниясе" җәмгыяте Контакт-үзәкнең 8-800-2000-878 номерлы тәүлек буе эшләүче телефоны барлыгын да хәбәр итә. Татарстан Республикасы буенча шалтыратулар бушлай кабул ителә. Реклама хокукында.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: