Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Электр белән тәэмин итү яхшырачак

Районда бу көннәрдә 110 кВтлы югары вольтлы линия чыбыкларын алмаштыру эшләре бара. Искергән линияләрне яңартуга әле август башларында ук керешкән иделәр. Яңа трос эчендә оптик кабель дә бар. Моннан соң электр белән тәэмин итү яхшырырга, элемтәнең сыйфаты бермә-бер артырга тиеш. Линияләрдә эшләрне Кукмара һәм Чистай электр челтәрләренең монтаж бригадалары алып...

Районда бу көннәрдә 110 кВтлы югары вольтлы линия чыбыкларын алмаштыру эшләре бара.
Искергән линияләрне яңартуга әле август башларында ук керешкән иделәр. Яңа трос эчендә оптик кабель дә бар. Моннан соң электр белән тәэмин итү яхшырырга, элемтәнең сыйфаты бермә-бер артырга тиеш.
Линияләрдә эшләрне Кукмара һәм Чистай электр челтәрләренең монтаж бригадалары алып бара. Электрчылар Антоновка авылы линиясендә шактый эшләр башкарган. Ульяновск өлкәсенең Матвеевка авылында да линияләрне монтажлауны тәмамлап киләләр. Шушы көннәрдә безнең шәһәрдә дә иртән кичкә кадәр ут сүнеп торды. Әмма оешма һәм учреждение коллективлары ут юк, дип вакытны бушка уздырмады: өмә оештырып территорияләр һәм шәһәр урамнарын чүп-чардан чистарттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев