Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эчүчелек яхшыга илтми

Агымдагы ел башыннан бирле полиция хезмәткәрләре районда яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сатуның өч очрагын ачыклаган. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган. Яшүсмерләргә яңадан спиртлы эчемлекләр саткан очракта, аларга Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының "Балигъ булмаган яшүсмерләргә алкоголь продукциясен ваклап сату"ны тыючы 151.1 маддәсе нигезендә суд каршында җавап тотарга туры киләчәк. Россия Эчке эшләр министрлыгының...

Агымдагы ел башыннан бирле полиция хезмәткәрләре районда яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сатуның өч очрагын ачыклаган.
Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган. Яшүсмерләргә яңадан спиртлы эчемлекләр саткан очракта, аларга Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының "Балигъ булмаган яшүсмерләргә алкоголь продукциясен ваклап сату"ны тыючы 151.1 маддәсе нигезендә суд каршында җавап тотарга туры киләчәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, үткәрелгән анализ нәтиҗәләре соңгы вакытларда балигъ булмаган яшүсмерләр тарафыннан исерек хәлдә кылган җинаятьләрнең артуын күрсәтә. Җинаятьләргә этәрүче сәбәпләрнең берсе итеп нәкъ менә яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр һәм сыра сатуны әйтергә кирәк. Яшүсмерләрне эчүчелеккә тартуда зурларның да катнашы бар. Шуңа күрә мондый фактларны ачыклау һәм аларны булдырмау, яшьләр арасындагы алкоголизмны кисәтүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев