Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Для Вас” кафесы җиңде

Икенче ел рәттән җәмәгать туклануы предприятиеләре арасында уздырылучы "Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли кухнясы көне" конкурсында "Для Вас" кафесы җиңүче булды. Комиссия конкурска йомгак ясаганда ризыкның сыйфатына, хезмәт күрсәтү культурасына, залның бизәлешенә, музыкага, хәйрия акцияләренең ничек оештырылуына һәм башка сыйфатларга зур игътибар бирде. Жюри фикеренчә, "Для Вас" кафесы башка...

Икенче ел рәттән җәмәгать туклануы предприятиеләре арасында уздырылучы "Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли кухнясы көне" конкурсында "Для Вас" кафесы җиңүче булды.
Комиссия конкурска йомгак ясаганда ризыкның сыйфатына, хезмәт күрсәтү культурасына, залның бизәлешенә, музыкага, хәйрия акцияләренең ничек оештырылуына һәм башка сыйфатларга зур игътибар бирде. Жюри фикеренчә, "Для Вас" кафесы башка конкурсантларга караганда, тиешле шартларның барысын да төгәл үтәргә тырышкан.
- Бу конкурс җәмәгать туклануы тармагында эшләүчеләргә үзенә күрә бер этәргеч бирә, аларның күңелен рухландыра, - ди кафе хуҗасы Ольга Абрамова. - Конкурска әзерләгән ризыкларның кайберләрен хәзер кафега килүчеләргә тәкъдим итә башладык. Киләсе ел конкурсында нәрсәләр белән гаҗәпләндерү турында да уйлыйбыз. Конкурсны оештыручыларның барысына да зур рәхмәт!
Конкурсны Татарстан Республикасы Сәүдә һәм промышленность министрлыгы оештырды. Конкурста катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев