Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Данила – Идел буе кубогында беренче!

Әле генә Ульяновск шәһәрендә үткән дзюдо буенча Идел буе Кубогының III этабында Данила Вихлянский беренче урынны алды. Ул 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясады, монда регионның өч дистәдән артык иң яхшы спортчысы көч сынашты. Беренче урынны алу өчен Данилага алты тапкыр җиңү яуларга туры килә. Көрәшләрнең кайберләре аеруча истә...

Әле генә Ульяновск шәһәрендә үткән дзюдо буенча Идел буе Кубогының III этабында Данила Вихлянский беренче урынны алды.

Ул 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясады, монда регионның өч дистәдән артык иң яхшы спортчысы көч сынашты. Беренче урынны алу өчен Данилага алты тапкыр җиңү яуларга туры килә. Көрәшләрнең кайберләре аеруча истә калырлык булды. Мәсәлән, ярымфиналда ул Саратовтан килгән оста көрәшче Сергей Тарасовны өстәмә вакытта гына җиңә. Ә финал көрәшендә исә Идел буе федераль округының бүгенге чемпионы, спорт мастерына кандидат, Ульяновск шәһәр спортчысы Рәсүл Таушевны җиңгән.

Тренер Владимир Борюшкинның шәкертенә медаль һәм диплом тапшырганнар. Идел буе лигасы Кубогының җиңүчесе 14-15 декабрьдә IV этапта билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев